Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Сөмбелә” бәйрәме

28 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге китапханә һәм 7нче филиал хезмәткәрләре 2нче гимназиядә 7а һәм 7б сыйныфы укучылары өчен,  татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү максаты белән,  “Сөмбелә” бәйрәмен уздырдылар.

Кичәдә укучылар Сөмбелә белән очраштылар, бу борынгы бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, “Тәрҗемә”, “Син беләсеңме?”, “Төзе һәм әйт”, “Бакчачы”  бәйгеләрендә катнаштылар.

Балалар үзләренең талантлы, тапкыр һәм зирәклекләрен, татар телен яхшы белүләрен күрсәттеләр.

Бу мавыктыргыч кичәгә балалар тагын да очрашырга сүз куешып саубуллаштылар.