Центральная библиотека им. Г. Тукая

Фатхулла Абдуллинның "Чүл бүресе" китабын тәкъдим итү кичәсе

Кичәдә шәһәребезнең аксакаллары, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе язучылары, медицина көллияте һәм 2нче гимназиянең 7а сыйныфы укучылары, китапханәчеләр һәм әдәбият сөючеләр катнашты.

         Китапханәче тарафыннан Ф. Абдуллинның китапларыннан “Тормыш мизгелләре, гомерем агышлары” дип аталган китап күргәзмәсе һәм иҗатына карата презентация ясалды.

         Кичә 1нче балалар бакчасыннан килгән балалар чыгышы белән башланып китте һәм сорау-җавап формасында барды. Китапханәче “Чүл бүресе” повестеның, ә педагогия көллиятеннән килгән укытучы Люция Рахимзяновна “Чуерташ” повестеның эчтәлеген сөйләделәр. “Хыялый Хәйрүш”дигән юмористик хикәяне Әнфисә Зиннуровна укып китте. Автор хикәянең тарихын әйтеп узды.

         Кичәнең ахырында аксакаллар шурасыннан Суфиян Минхаҗев һәм “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе оешмасыннан Рәсимә Нәбиуллина бик матур итеп үзләренең әсәргә карата булган фикерләрен белдерделәр. Кичәдә катнашучылар зур канәгатьләнү хисе белән таралышты.