Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Булат маҗаралары”

26 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге китапханәдә Рәфыйк Әхмәдиевның “Булат маҗаралары” исемле яңа китап битләренә сәяхәт узды.

Бәйрәмдә укырга яратучы песикәй Наян һәм ат-Азамат, Дәү әни нәни дусларга китап битләреннән шигырьләр укыдылар. Балалар, килгән кунаклар экраннан “Булат маҗаралалыры” буенча күрсәтелгән комиксны бик кызыксынып карадалар.

Рәфыйк Әхмәдиев китапның төп герое ,Булатның, прототипы үз оныгы булуын әйтте, нәни кунакларга ачык күңелле, ярдәмчел булып үсүләрен теләде.

7нче номерлы бакчадан килгән нәни балалар да буш кул килмәгәннәр:  абыйларына җыр бүләк иттеләр.