Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яхшы күрше туганнардай якын

Яхшы күрше туганнардай якын,
Киңәш-табышка да ул кирәк.
Бер көн күрми торса, кая югалды дип
Хәл белергә керә тизрәк.

       Белгәнебезчә, Түбән Камада 2020 ел Игелекле күршелек елы дип игълан ителде. Ел башыннан ук Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Яхшы күрше – якты дуслык» исеме астында күргәзмә эшләп килә. Биредә күршеләргә багышланган татар әдәбияты әсәрләре тупланды.

       Шәһәр башлыгы Айдар Метшин фикеренчә, яңа проект подъезд, йорт, ишегалды, микрорайонда яшәүчеләрне үзара берләштерергә тиеш. Шуны раслап, шахмат сөюче күршеләр, үзәк китапханәдә очрашып, әлеге күргәзмә янында вакытларын файдалы үткәрергә яраталар.