Центральная библиотека им. Г. Тукая

Күңел кошы

«Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында шәһәрдәшләребез күренекле язучылар белән очрашып, аралашып торалар. Бүгенге кунагыбыз – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе Әлфия Ситдыйкова.
Очрашу аның шигърият аланындагы шигырьләре белән танышудан башланып китте. Видеопрезентация аша туган ягы Актаныш районы Күҗәкә авылына сәяхәт кылып, балалар иҗатына күз салдык. Әлфия Мирзанур кызын җирдәге һәр нәрсә кызыксындыра – туган җир, милләт, халык язмышы, туган телебезнең юкка чыгу куркынычы, читтә яшәүче милләттәшләребез язмышы. Гомумән, иҗаты күп тармаклы, тирән тамырлы. Шигърият мәйданыннан проза әсәрләренә кереп, әле яңа гына табадан төшкән «Дөнья тәгәрмәче» повестына тукталдык. Китап КамАЗ төзелеше елларын үз эченә ала. Булган сорауларга җаваплар алып Алинә Гайнуллина, Саимә Әкрам кызы Сабитова башкаруындагы җырлар дулкынында узган кичә тамашачы күңелендә матур, җылы хисләр уятып, бик тиз узып китте.