Центральная библиотека им. Г. Тукая

Дөнья терәге син - хатын-кыз

Хатын-кыз сез – бу дөньяның йөзек кашы,
Бәһа җитмәс иң кыйммәтле асылташы.

Хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул.
Бүген «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубы әгъзалары белән берлектә асыл затларыбыз – хатын-кызларның матурлыгына, уңганлыгына дан җырладык, аларга багышлап шигырьләр укыдык, җырладык, кызыклы мавыктыргыч сорауларга җавап бирдек, күңелле уеннар уйнадык. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары Роза Шәехова һәм Мөнҗия Хәлимова үзләренең иҗат җимешләре - шигырьләрен бүләк иттеләр. Очрашуга килгән шәһәрдәшләребез рәхәтләнеп күңел ачты.