Центральная библиотека им. Г. Тукая

Чабата киюләре

    «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә, Татарстанның 100 еллыгын күз алдында тотып, «Чабата киюләре» дип исемләнгән әдәби ярминкә узды.
Чабаталы заманалар артта калды. Бары хатирәләр булып күңелдә һәм музейларда гына саклана. Шулай булсын, тик тарихны онытырга ярамый. «Әдәби табышмаклар», «Мәкальләр аланы», «Сорау миннән, җавап сездән» уеннары аша башны эшләтеп, чабаталы елларны искә алып кичә башланып китте.
     3 март – Бөтендөнья язучылар көне. Бүгенге әдәби-музыкаль кичәдә Рәсимә Нәбиуллина, Рифкать Имаев, Нәфисә Баязитова, Мирзанур Шәймурзин белән очрашып шигърият аланында ял иттек. Мария Сәетова башкарган җырлар кочагында моңланып  әдәби-музыкаль кичә бик матур узды. Ял итүчеләр тарафыннан әйтелгән җылы, матур рәхмәт сүзләре язучыларны иҗатка рухландырды.