Центральная библиотека им. Г. Тукая

Авылым җәүһәрләре

Югары Чаллы авылы мәдәният йортында “Авылым җәүһәрләре” дип исемләнгән әдәби-музыкаль  очрашу узды. Әлеге очрашуда актив катнашып,  аның тырыш халкы, яшьлек,  балачак чагылдырылган иҗади юллар беркемне дә битараф калдырмады. Кемдер балачагын искә төшерсә, кемдер яшьлеген барлады. Җырлар, дәртле матур биюләр, шигърият  һәм истәлекле хатирәләр белән үрелеп барган кичә һәркем күңелендә якты, җылы эз калдырды.