Центральная библиотека им. Г. Тукая

Алабуга – ак кала

       Бүген «ТАССР: бер шәһәр тарихы...» проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә Алабуга шәһәренә багышланган квизбук үткәрделәр. Алдан борынгы һәм данлыклы  шәһәр тарихы турында мәгълүматны татар һәм рус телләрендә тыңлап, студентлар өч командага бүленделәр һәм викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Квизбук исемле яңа интеллектуаль уен формасы барысының да күңелләренә хуш килде.