Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ирләр булыйк – ир булгач

     Ватан – ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә Ватанны саклаучылар дип кадерле ир-атларыбызга дәшәбез, чөнки иминлек аларның җилкәсенә салынган.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубына йөрүчеләр Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган «Ирләр булыйк – ир булгач» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Көчле затларыбыз төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннарда катнашып, гүзәл ханымнар укуында шигырьләр тыңлап, җыр дулкыннарында тирбәлеп күңелле ял иттеләр.