Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бер очрашу – үзе бер гомер!

     Китапханәбездә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан әлифбасы» проекты эшен дәвам итә. Бүген «Апуш» балалар үзәк китапханәсе «Мөслимем, Мөслимем, син бәллүр бишегем» дип аталган кичә уздырды. Әлеге очрашу кунакларын Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, Факил Сафин, Габидулла Хөрмәтуллин һәм башкаларны Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә белән дә таныштырдык.