Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тел – рухи дөнья көзгесе

Туган тел ул – ана теле,
Яшәеш башлангычы.
Аны саклау һәм яклау
Һәрбер кеше бурычы.
     Бүген барлык илләрдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Түбән Камада бик күп чаралар узды. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Тел – рухи дөнья көзгесе» дип аталган әдәби кичә-уен узырылды. Чарада «Сөембикә» исемендәге 64нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары, туган телебез сагында торучы укытучыларның берсе Сабитова Саимә, Түбән Кама районында яшәп иҗат итүче талантлы каләм әһеле, туган телебезне саклап калуда армый-талмый халкыбызга хезмәт итүче шагыйрь Рәфыйк Әхмәдиев катнашты. Кичәдә туган тел турында шигырьләр яттан сөйләнде, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, фразеологизмнар искә төшерелде, катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә-уен матур, җылы һәм эчтәлекле булды.
     Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.