Центральная библиотека им. Г. Тукая

Илһам тулы йөрәк

     Кем ул Тәнзилә Хәбибуллина? Шигырьләре яшәү мәгънәсен, табигать матурлыгын, авыл ыгы-зыгысын яктыртып, күңелнең иң нечкә кылларына кагылып уй-хисләрне яңарта. Мөлаем гына елмаеп, хатын-кызның бөтен серлелеген үзенә алган Тәнзилә ханым, шәһәребездә яшәп иҗат итүче күпкырлы талант иясе Илшат Хәбибуллинның әнисе.
     Искиткеч моңлы тавышы, үзгә бер тирән эчтәлекле шигърияте белән таныштырудан башланган очрашу И.Хәбибуллинның иҗатын яктырту белән дәвам итте. Пародияче, нәфис сүз остасы, композитор, җырчы булудан тыш, әле шигырьләр дә язуы ачыкланды. «Илһам» эстрада ансамбле кызлары башкаруында җырлар, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре укуында шигырьләр, Илшат Хәбибуллинның юмор әсәрләре белән уралып барган кичәне ансамбль җитәкчесе, җырчы-композитор Илһам Хисмәтуллин чыгышы тагын да баетты. «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучысы Рәфыйк Әхмәдиевнең шигырьләренә язылган җырлар беркемне дә битараф калдырмады.
     Очрашу, күңелләрдәге авыр хисләрне юып, матур хатирәләр уятты, яшәүнең иң матур үрнәкләрен күрсәтте. Ватанны саклаучылар көне алдыннан уздырылган әдәби-музыкаль кичәдә, Тәнзилә ханымга улларының казанышларына сөенеп яшәвен теләп, һәрбер кешегә дә балалары китергән шатлыкларга төренеп яшәргә язсын дигән теләктә калдык.