Центральная библиотека им. Г. Тукая

Туган телем - назлы гөлем

«Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучылары белән «Туган телем -  назлы гөлем» дип исемләнгән  әдәби кунакханә узды. Ике телне үз  эченә алып «Мәкальләр чылбыры» уены, әдәби викторина «Русча да яхшы бел, татарча да яхшы бел!», «Әгәр  яхшылап уйласаң», шигъри табышмакларга уралып узган кунакханәдә моңаеп утырган тамашачы булмады. Әдәби берләшмә  әгъзалары Раушания Габбасова, Нурулла Гаптуллин, Роза Шәехова, Мирзанур Шәймурзин үзләренең иң үтемле, аһәңле иҗат  җимешләрен укып залны үзләренә әсир иттеләр. Мария Сәетова башкаруындагы җырлар дулкынында тирбәлеп, ә татар халык биюе барышында рәхәтләнеп биегән ял итүчеләр күңел, җан сихәте алдылар. Очрашу  мизгелләре һәркемнең күңел кылларына кагылып, җанына үтеп керә алды.

И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.