Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яшьлегем чишмәләре

Яшьлегем чишмәләре 12.10.16 ел

Озак яшисегез килсә...

Җырлагыз...

Сәләтем юк, диеп тормагыз.

Җырлагыз,

Җырсыз гомер итеп, сулмагыз.

                                               (И. Юзеев)

         Кичә татар музыкасына нигез салучы Солтан Габәшинең тууына 125 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Китапханәче халкыбыз тарафыннан легендар шәхес итеп, милли каһарманнар исемлегенә кертелгән С. Габәшигә багышлап китап күргәзмәсе оештырды, аның милли моңнарыбызны үстерүдә һәм саклап калуда роле бик зур булуын искәртеп китте.

“Аксакаллар шурасы” әгъзасы Мансур Ганиевның чыгышы күпләргә бик кызыклы булды, чөнки ул заманында Сара Садыйкова ансамлендә җырлап, концертлар куеп йөргән шәхес. Кичә җыр, бию белән үрелеп барды. Җыр - моң сөюче һәммәсе  дә шат, күңел күтәренкелеге алып таралыштылар.