Центральная библиотека им. Г. Тукая

Үлемне җиңгән җырлар

     Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә һәйкәл янында шигъри митинг уздырды.
     Чара башланыр алдыннан килгән укучылар, тамашачылар М.Җәлилнең тормыш юлын яктырткан фотосурәтләр белән танышып, аның шигырьләрен укыдылар, яттан сөйләделәр. Күпләре махсус эшләнгән бүләк – блокнотка ия булдылар.
     «Җәлил укулары» бәйгесендә җиңүчеләр арасында булган нәфис сүз осталары чыгышы, язучыларның М.Җәлилгә багышлап язылган шигырьләр укуы, «Ләззәт» эстрада-җыр ансамбленең күңелләргә үтеп керерлек җыры тамашачыны битараф калдырмады. Митингны татар һәм рус телләрендә герой-шагыйребезнең батырлыгын сурәтләгән язмалар белән таныштырып алып бардылар.
     Илшат Хәбибуллин башкаруындагы «Һәйкәл» җыры барышында чәчәкләр куелды һәм «Бөек Җиңүгә 100 көн калды» проекты кысаларында 100 ромашкадан алан ясалды. Тик арада булган кызыл ромашка гына күңелләрдә авыр хатирәләр уятты. Шагыйрьнең «Имән» шигыренең соңгы дүртьюллыгы барлык килүчеләр белән бергәләп укылды.
     Шигъри митинг һәркем күңелендә тирән эз калдырып горурлык хисләре тудырды.
     Алмаз Фәттахов фотолары.