Центральная библиотека им. Г. Тукая

Түбән Кама китапханәчеләре – китапларда

Китапханә һәм китапханәче һөнәре белән кызыксынучы 8нче мәктәп укучылары килде. Алар методик берләшмә җитәкчесе Камбеева Р. Г. ның “Һәрбер көнгә - сыйган бер гомер”, “Нижнекамские библиотекари - в книгах» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Анда үз эшләрен яратып башкаручы китапханәчеләребез хезмәте турында бик күп мәгълүмат бирелгән. Күргәзмә бик эчтәлекле, кирәкле һәм файдалы итеп оештырылган. Шулай ук укучыларда Түбән Камада яшәп иҗат итүче язучыларның яңа китапларыннан оештырылган күргәзмә зур кызыксыну уятты.

Изгеләрдән изге бит ул

Китап, китапханәче.

Үзенә тарта күңелне

Әллә китап, әллә журнал,

Әллә китапханәче.

                            (Энҗе Мөэминова “Син ул”).