Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Саҗидә йолдызлыгы”

Танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Сөләйманованың тууына 90 ел.

Туган җир ул кеше күңеленә

Ана сөте белән салына...

Тәпи баскан җирем, эчкән суым

Кара, акмы, ачы, татлымы-

Бөтен гомерем белән түли алмам

Шушы җирдә яшәү хакымны. (С. Сөләйманова)

Кешелек дөньясында бер тылсымлы көч яши. Ул – безнең телебез. Борын-борыннан бөек акыл ияләре, укымышлылар, иҗат кешеләре бу көчнең зурлыгына, нәфислегенә сокланганнар. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен белдерә.

Мәдәни җомга 6нчы мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары катнашында С. Сөләйманованың  балалар өчен язылган “Кем уяткан Ләйләне”дигән шигыре белән башланып китте. Аның тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге, китаплары турында сөйләнде. Ул язган шигырьләр укылды. Кичә балаларда зур кызыксыну уятты.