Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яңа китап бүләк ит!

     Бүген китапханәбездә «Яңа китап бүләк ит!» акциясе башланып китте. Иң беренчеләрдән булып бу изге эшне Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова ачып җибәрделәр. Аларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сез дә әлеге акциядән читтә калмассыз дип ышанабыз!