Центральная библиотека им. Г. Тукая

Халкыбызның моңлы сандугачы

Күренекле язучы, дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев: «Илһам Шакиров турында сөйләү өчен гади сүзләр генә җитми. Илһамның илаһи дөньясына төшеним дисәң, иң әүвәл бөтен мәшәкатьләреңне бер читкә куеп, аның җырын, моңын тыңларга, күзгә-күз карап аның үзе белән сөйләшергә, аралашырга, бер мәлгә генә булса да аның биеклегенә күтәрелергә кирәк», – дигән фикерне әйткән. Без бүген «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубы әгъзалары белән халкыбызның моңлы сандугачы Илһам ага Шакировның тормыш юлы, иҗатын искә төшердек, татар шагыйрьләренең аңа багышлап язган шигырьләрен укыдык, җырчы репертуарыннан Илшат Хәбибуллин, Фазаил Галимов, Нургали Дәүләтшин, Рәис Батыршин һ.б башкаруындагы җырларын хәтеребездә яңарттык, олуг шәхес турындагы истәлекләр белән уртаклаштык.
Кичәбез кунагы – «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзасы Никифор Тукмачев үзенең шигъри тәлгәшләрен, җырларын бүләк итте.
Очрашудан һәркем рухи ял алып, күтәренке кәеф белән таралды