Центральная библиотека им. Г. Тукая

Еллар үткәч тагын кайттым менә...(Хәниф Хөснуллин тууына 75 ел)

"Әдәбият корабы" якташыбыз Хәниф Хөснуллинның якты истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздыру максаты белән Шәнгәлче авылына кузгалып китте. Яр Чаллы каласыннан килгән Х.Хөснуллин иҗатын тирәнтен белүче, әдипнең үзе белән якыннан таныш булган 
Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты , Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова кичәбезнең төп кунаклары булдылар. Очрашуда язучының сыйныфташы Гөлфидә ханым үзенең якты матур истәлекләре белән уртаклашты, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе язучылары Р.Нәбиуллина, Р.Имаев, Г.Ибәтуллина, Ф.Сабирова үзләренең иҗат җимешләрен бүләк иттеләр. "Сандугач" фольклор ансамбле, С.Сөләйманова башкаруындагы җырлар дулкынында Хәниф аганың туган ягына карата нинди җылы хисләр кичергәнен тойдык. Кичәбез кунаклары Ф.Сафин чыгышын тыңлап рәхәтләнеп бер көлде, уйланып хатирәләр дөньясына чумды, Әлфия Ситдыйкованы тыңлап якташыбызның никадәр мәрхәмәтле, кешелекле булуын тойды. Язучы Ф.Абдуллин яшь чакларын искә төшерде.Очрашу күңелдә җанга матурлык уятып тиз узып китте.Узган хатирәләрне яңартып, истәлекләрне барлап кайтыр юлга чыктык.Язучының очрашуга килгән туганнарының рәхмәт тулы күзләре безне озатып калды.