Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәгърифәт йолдызы

     Күренекле татар галиме, педагог, мәгърифәтче һәм язучы Каюм Насыйри тууына 195 ел тулу уңаеннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә пешекче һөнәренә өйрәнүче студентлар өчен «Мәгърифәт йолдызы» дип аталган әдәби кафе ачылды. Китапханәдә «әдәби кафе»? Әйе-әйе, дөрес, чөнки китап рухи азык бирә. Яраткан китапны укып, күңелеңә рәхәтлек алсаң, ул чыннан да «тәмле» булырга мөмкин...
     Ә бүген менюда Каюм Насыйри иҗаты булды. Әдәби кафе кунаклары галим турында белемнәрен яңартып, җан азыгы алып, вакытларын кызыклы һәм файдалы үткәрделәр.