Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гомер юллары - тазалыкта, байлыкта...

"Саулык - иң зур байлык", диләр. Кеше сәламәт булганда гына үзенең теләгенә ирешә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала."Мәрхәмәт" проекты кысаларында "Гомер юллары - тазалыкта, байлыкта" дип исемләнгән журнал ял итүче өлкән яшьтәгеләр өчен сәламәтлек турында күп кенә мәгълүматлар бирде. Әдәби табышмак, викторина сораулары, "Белсәң, дәвам ит!" уеннарында ял итүчеләр үзләренең белемнәрен тикшерсә, Мирзанур Шәймурзин, Нина Евстафьева укуындагы шигърият бакчасында рәхәтләнеп ял иттеләр. Мария Сәетова башкаруындагы дәртле җырлар ял итүчеләрне биетеп тә алдылар.Телдән журнал кысаларында тамашачы әлеге байлыкның барысына да ия булды. Бик күңелле узган очрашу җанга рәхәтлек бирде.