Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бәхет биргән җирем Татарстан

 

"Әдәбият корабы"нда
Юлга чыктык җыенып,
Һәрберебез яши безнең
Туган якка сыенып

.
          "Әдәбият корабы" авылдан-авылга "Кама таңнары" әдәби берләшмә язучылары белән якыннан таныштыру йөзеннән юлга кузгалды.
"Бәхет биргән җирем Татарстан"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә Афанас балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә кызларның чыгышы, "Туган тел" җырын күмәк башкару белән башланып китте. Язучыларыбыз Р.Нәбиуллина, Н.Баязитова , Н.Тукмачев иҗатына тирән тукталып, алар белән якыннан таныштырылды. Шигырьләр һәм җырлар кочагында яшьләр белән аралашып узган кичәдә сугыш китергән афәтләрнең газабын, туган якның гүзәллеген, ана телебезнең матурлыгын, байлыгын тойдык.Тамашачылар бик канәгать булып, үзләренең дә иҗатка якын икәнлекләрен күрсәтеп, аралашып узган очрашу бик күңелле узды.Һәркем үзенә илһам алып, күңел күтәренекелегенә ия булды.