Центральная библиотека им. Г. Тукая

Йөрәге халык күкрәгендә

25нче гыйнвар көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Кунакчыл Түбән Кама" проекты кысаларында популяр язучы, алты китап авторы Зифа Кадырова белән очрашу узды. "Йөрәге халык күкрәгендә" дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә Аксакаллар шурасы, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзалары, Мәскәү шәһәре Татар оешмасы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев, язучының иҗатын үз иткән шәһәрдәшләребез катнашты. Зифа ханым очрашу барышында үзенең тәрҗемәи хәле, иҗатка килү юлы  хакында аерым бер җылылык белән бәян итте. Әдәбият сөюче дусларыбыз яраткан язучыбызга китаплардагы геройларның язмышларына карата үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Җанлы, җылы әңгәмәдән соң язучы үзе дә, укучылар да бик канәгать калдылар.