Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яхшы күрше – якты дуслык

      2020 ел Түбән Камада Игелекле күршелек елы дип игълан ителде. Шәһәр башлыгы Айдар Метшин фикеренчә, яңа проект подъезд, йорт, ишегалды, микрорайонда яшәүчеләрне үзара берләштерергә тиеш.

      Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә, бер-беребезгә ихтирамлы, игътибарлы, яхшы мөгамәләдә булу максатыннан, күршеләргә багышланган татар әдәбияты әсәрләрен туплап, «Яхшы күрше – якты дуслык» дип аталган күргәзмә оештырды.