Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җырлыйк әле

Татар халкы үзенең табигате, тумышы белән җырга-моңга гашыйк. Гомеренең шатлыклы мизгелләрен, сөеп-сөелеп яшәүнең бәхетен, язмышының ачы күз яшьләрен, күңелдәге хәсрәт-сагышны моңга әйләндергән, көй-җырга салган ул.

Җырсыз җирнең яме юк,

Җырсыз тормыш яме юк,

Җыр сулар һава кебек

Җыр яши, җыр – мәңгелек, - әлеге девиз астында  Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә  ТАССРның  100еллыгы  кысаларында  «Яшьлегем  чишмәләре» аралашу клубы әгъзалары белән «Җырлыйк әле»  дип аталган  уен-бәйге  оештырылды.Татар  җырларына мәхәббәт һәм ихтирам, туган якка карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелгән  чарада клубыбыз әгъзалары теләп катнашты, барлык сорауларга да тулы җаваплар бирделәр. Хөрмәтле жюри  әгъзалары исә ике командага да гадел бәя бирделәр. Бәйгедә катнашучылар да,  җанатарлар  да әлеге чарада  яшь  чакларын, туып үскән җирләрен искә төшерделәр, рухи ял иттеләр.