Центральная библиотека им. Г. Тукая

Чал тарихлы Татарстан

“Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында “Чал тарихлы Татарстан” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.
Гаҗәп матур безнең Татарстан,
Сокландыра һәрбер төбәге.
Күп милләтле халыклары белән
Бердәм тибә татар йөрәге.
Республиканың төрле районнарыннан җыелган ял итүче өлкәннәребезне “Бездә сорау – сездән җавап” уены, шәһәрләрне күзәтүгә багышланган әдәби табышмаклар - башны эшләтүгә корылган чаралар белән башланып киткән кичә шәһәребездә яшәп иҗат итүче Р.Имаевның шигърият кочагында дәвам итте. Рифкать ага – табигать баласы. Ул аны бөтен төсләрендә, үзенчәлекләрендә күрә, ишетә, тоя. Һәм дә мең төрле бизәкләргә, хис-тойгыларга төреп, укучы күңеленә, хозурына иҗаты аша җиткерә. Аксакаллар шурасы әгъзалары Васил Камалов һәм Мәснәви Һадиуллин әдип иҗатына югары бәя биреп, шигърият чишмәсенең саекмавын теләделәр. Тамашачы әле чишмә сулары белән битен юды, әле әнисенең җылы кочагында назланды, иркәләнде, әле гаделсезлекне күреп әрнеде, ярсыды, әле юморга төрелгән шигырьләр аша рәхәтләнеп көлде. “Талир тәнкә”ансамбле җырчысы Кәүсәр Камалиев башкаруындагы җырлар дулкынында яшьлегенә кайтты, аяклары талганчы биеде. Әйе, нинди талантлы безнең татар халкы! Әлеге очрашудан йөрәккә ял, күңелгә рәхәтлек алды тамашачы. Табиблар тәнне дәваласа, без җанга бәлзәм бирә алдык.