Центральная библиотека им. Г. Тукая

Күңелдән чыккан җырлар

      Бүген Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты, җырчы Салават Фәтхетдиновка – 60 яшь. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә яраткан җырчыбызның иҗатын чагылдырган «Күңелдән чыккан җырлар» музыкаль сәхифәсе эшли. Биредә аның җырларына хозурланып, әлеге шәхес турында басылган вакытлы матбугат белән танышырга, файдалы һәм күңелле ял итәргә рәхим итегез!