Центральная библиотека им. Г. Тукая

Язмышыма рәхмәтле мин

Телебездә «рәхмәт»тән дә ешрак әйтелә торган кадерле, дәрәҗәле сүз юк. Аны әйтергә сәбәп чыккан саен кабатлыйбыз. Әйе, кешеләр рәхмәт сүзе аша бер-берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәннәрен күрсәтәләр һәм күңелләрдә яхшы тойгылар гына уяталар.

  Үзәк китапханәдә Бөтендөнья рәхмәт көне уңаеннан «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубы әгъзалары белән берлектә «Язмышыма рәхмәтле мин» дигән исем астында әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Очрашуда мәгънәле, матур, күңелләрдә уңай хисләр тудыручы сүзебез барлыгын искә төшердек, шигырьләр, җырлар тыңладык.    

   Әйдәгез, без дә бер-беребезгә «җылы сүзләр» генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарыбызга җылы өләшик!