Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яңа елны каршылап

Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. Яңа ел... Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса. Яңа ел диюгә, күңелдә үткәннәр белән хушлашу сагышы һәм өметле киләчәк белән кавышу шатлыгы уяна. Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.
Бүген «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубы әгъзалары бергәләп «Яңа елны каршылап...» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар.