Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яңа ел чыршысы...

      «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә «Яңа ел чыршысы...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә ял итүче өлкәннәребез күңелендә бик җылы хисләр уятты. Наил Нуретдиновның «Суйган казлар да оча» сәхнә әсәрен уйнау белән башланып киткән очрашу Нәфисә Баязитованың шигърият аланында ял итү белән дәвам итте. Кышкы урман аланында матурлыкка сокланып, мәхәббәт, шигърият утларында янып-көеп, рәхәтләнеп узган минутларны Кыш бабайның кичәгә килүе тагын да баетты. Ял итүчеләр Кыш бабайга үзләренең талантларын күрсәттеләр. Әлбәттә, беркем дә бүләксез калмады. Табышмаклар чишеп, әдәби викториналарга җаваплар алып, «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучылары Мирзанур Шәймурзин, Әлфия Сибгатуллина, Роза Шәехова шигырьләрен, Анастасия Усачева башкаруында җырларны тыңлап, хозурланып утырдылар. Һәр тамашачы җан тынычлыгы, күңел көрлеге, күтәренке кәеф – сәламәтлек эликсирына ия булды.