Центральная библиотека им. Г. Тукая

Харис Якупов – бөек рәссам

      Хөрмәтле дуслар, бүген китапханәбездә күренекле татар рәссамы Харис Якуповның 100 еллыгы уңаеннан «Харис Якупов – бөек рәссам» дип аталган күргәзмә эшли һәм аның иҗатын яктырткан әңгәмә үткәрелә. 
Сугышта һәм сугыштан соңгы чорда иҗат иткән тематик хезмәтләре, тарихи һәм портрет жанрындагы картиналары белән дөнья күләмендә танылган һәм дан казанган рәссам турында мәгълүмат бирелә.