Центральная библиотека им. Г. Тукая

Әдәбиятыбыз аксакалы

      Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Әдәбиятыбыз аксакалы» дигән баш астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Очрашуда 8 нче мәктәп укучылары, Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары, «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзалары катнашты. Алып баручылар һәм сценарий авторлары Гөлфия Мусина, Гөлназ Шалафаева укучыларны әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып, мәкальләрне дәвам иттереп, табышмаклар чишеп, әдәбият дөньясына алып керделәр. 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында тәрбияләнүче Наилә Шәмсетдинова һәм Милана Борисова татар телендә шигырьләр укып, барысын да таң калдырды. Яраткан җырчыларыбыз Кәүсәр Камалиев һәм Илшат Хәбибуллин Нәкый Исәнбәт сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Китапханә кунакларына ял биреп, «Хуҗа Насретдин» спектакленнән өзекне карап, олуг шәхеснең үз тавышын тыңлап, язучы-галим иҗатын искә төшерү күңелле һәм эчтәлекле булды. Кичә ахырында «Кама таңнары» җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, китапханәчеләргә рәхмәт сүзләрен әйтеп, катнашкан укытучыларга бүләкләр тапшырды.