Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җитсә иде гомерем

Халыклар дуслыгы йортында арабыздан вакытсыз киткән Илдус Гобәйдуллин иҗатына багышланган «Җитсә иде гомерем...» әдәби-музыкаль кичәсенә тормыш иптәше Галина ханым, Азнакай якларыннан бертуган апасы Римма Гәрәева, Әлмәт шәһәреннән энесе гаиләсе белән килгәннәр иде.
Азнакай якларында туып, яшьтән каләм тибрәткән Илдус ага Түбән Камага 1974 елда килә һәм алдагы тормышын шәһәр төзелеше белән бәйли. Каләмдәшләре Фәтхулла Абдуллин, Рифкать Имаев, Нурзия Мирхазова, Әлфия Сибгатуллина аны һәр яклап искә алды. Ярдәмчел, гадел, тыйнак шәхеснең иҗаты да саллы. Әйтәсе килгән фикерен күңелгә үтеп керерлек, гади тел белән яза. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мингали Мөхәммәтшин, иҗатташ дусты НикифорТукмачев башкаруындагы җырлар, язучыларның истәлекле хатирәләре, шигырьләр белән үрелеп барган кичә бик күңелле узды.
Алып баручы һәм сценарий авторы Әнфисә Зиннур кызы Фәйзетдинова килгән кунакларга махсус әзерләнгән бүләкләр тапшырды.
Әдәби-музыкаль кичә бик җылы дулкында узды. Һәркемгә рухи азык, җан тынычлыгы, матур истәлекләргә тулы минутлар бүләк ителде.