Чәй... Күңелне күтәреп җибәрүче, арыганлыкны бетерүче һәм зиһенне ачучы. Халкыбыз гомер-гомергә чәйне яратып кулланган.
11 декабрь көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Яшьлегем чишмәләре» клубы әгъзалары белән берлектә «Эчсәң чәй – күңелдә җәй» дип аталган чара узды. Кичәдә чәй һәм аның төрләре, үзлекләре, аның организмга йогынтысы белән таныштырдык, чәй әзерләү, чәй эчү серләре белән уртаклаштык. Чәйнең файдасы, төрләре хакында, кибеттән сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләштек. Очрашуга «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзасы, «Саулармысыз, дусларым!» китабы авторы, шагыйрь Мирзанур Шәймурзин килде һәм үзенең шигырьләрен укыды. Җыр-моң, уен-көлке белән үрелеп барган әдәби-музыкаль кичәдә һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җавап тапты, рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Шулай ук кызыксынучылар өчен «Чәй –шифалы эчемлек» дигән баш астында күргәзмә-инсталляция әзерләнде. Әлбәттә, өстәл түрендә тарихи ядкәр булып торган самавыр берәүне дә битараф калдырмады.