Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тормыш бер генә бирелә

  15 декабрь көнне Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Чәй – кеше өчен кирәкле,  файдалы матдәләр хәзинәсе. Борынгыдан ук чәй гаҗәеп тылсымлы эчемлек саналган.

   Бүген  Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәребезнең «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә булып,  анда ял итүчеләргә  чәйнең сихәте турында файдалы киңәшләрен бирделәр. Әдәби кунакханәгә чакырылган  “Кама таңнары” әдәби берләшмә әгъзасы Рәмзия Вәлиева үзенең  яңа гына табадан төшкән  шигырьләрен бүләк итте. Татар һәм рус телләрендә шигырьләр тыңлап, табышмакларга җаваплар  эзләп, җыр дулкыннарында тирбәлеп  барлык борчу-мәшәкатьләрен, авыруларын  онытып ял иттеләр  дәваланучылар.