Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ана - бөек исем

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Кеше кем генә булса да – галимме, космонавтмы, яисә гади эшчеме – һәркайсыбызны дөньяга тудыручы, күкрәк сөтен имезеп үстерүче, җил-давыллардан саклап аякка бастыручылар  ул газиз әниләр. Шуңа да бу олы җанлы, мәрхәмәтле изге җаннар хакында нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә аз булыр.
   Бүген Г.Тукай исемедәге үзәк китапханәдә «Ана – бөек исем» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә иң кадерле кешеләребез – әниләргә багышлап шигырьләр, җырлар бәйләме бүләк ителде. Кичәгә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, шагыйрьләр Рифкать Имаев, Никифор Тукмачев килеп, үзләренең шигъри тәлгәшләрен бүләк иттеләр. Шәһәребездә эшләп килүче «Талир тәңкә» ансамбле, «Яшьлегем чишмәләре» клубына йөрүче ир-атларыбызның чыгышы да һәркемнең күңеленә хуш килде.