Центральная библиотека им. Г. Тукая

Әнием - күз нурым!

Әни күңеле – галәм киңлеге ул,

Ай-Кояшын элгән түренә.

Шуңа күрә җирдә һәрбер әни

Бар нәрсәдән изге күренә.

 

    Әни, әнкәй!!! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз. «Әни» дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без, әлбәттә, әнкәйләрне искә төшерәбез.

Шагыйрь Роберт Миңнуллин: «Әй, әнкәйләр, кояштан нур, җирдән көч алган гүзәл әниләр, инәйләр, әнкәйләр безнең! Сез дөньяның тоткасы. Күпме генә игелекләр күрсәтергә теләсәк тә, тырышсак та, сезнең алда без мәңгегә бурычлы!» – дигән.

    Бүген  Г.Тукай  исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү  үзәгендә  ял итүчеләргә «Әнием – күз нурым» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Очрашуда «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Анастасия Усачева әниләргә багышлап язган шигырьләрен укыды. Кәүсәр Камалиев, Мария Сәетова башкаруындагы  җырлар залда утыручы әниләргә бәйрәм сәламе булып яңгырады. Ике   дәүләт телендә барган очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде.