Центральная библиотека им. Г. Тукая

Дәрдемәнд-шагыйрь-философ

    23 ноябрьдә бөек шагыйрь, күренекле химаяче Дәрдмәнд – Закир Рәмиевның тууына 160 ел тула. Аның шигырьләре, фикерләү рәвеше һәм поэтикасы татар әдәбиятының иң югары ноктасы булып таныла. Күләме ягыннан зур булмаган, әмма тирән эчтәлекле, фәлсәфи һәм форма ягыннан камил булган Дәрдмәнд әсәрләре төрки халыклар әдәбиятында үрнәк булып санала.

    Китап укучыларыбыз игътибарына Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә  тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган « Дәрдемәнд – шагыйрь - философ » дип исемләнгән  виртуаль күргәзмә эшләнде. Олуг әдип иҗаты белән тирәнрәк танышырга теләүчеләр китапханәгә рәхим итегез.