Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сәлам, дөнья!

     Кадерле китап укучылар! Хөрмәтле кунаклар! Бүген, Бөтендөнья исәнләшү көнендә, без сезне барыгызны да сәламлибез һәм «Сәлам, дөнья!» дип аталган акциясенә кушылырга өндибез! Чөнки туганнар, дуслар, күршеләр, танышлар белән исәнләшү, хәтта бер дә белмәгән кешегә сәлам биреп узу – элек-электән килгән күркәм гадәт. Бер карасаң, исәнләшү бит тирән мәгънәгә ия: «Исәнмесез», «Саумысыз» дип әйтү генә дә кешенең сәламәтлегенә, исән-имин йөрүенә ниндидер бер шатлану хисен аңлата. Моннан үзең дә канәгатьләнү аласың, кешеләр белән дә шулай елмаеп, якты йөз күрсәтеп күрешүгә сөенәсең. Шуңа күрә нәкъ менә бүген «Сәлам, дөнья!» акциясе кысаларында Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре төрле оешмаларда кунакта булып, исәнләшеп һәм китапханә турында мәгълүмат биреп кайтты. Шулай ук, китапханә бинасында да китап укучыларыбыз бу акциягә бик теләп кушылдылар һәм, оешмага кергәч (мәсәлән, китапханәгә), бер дә таныш булмаган кешеләр белән исәнләшү әдәплелекне һәм зыялылык сыйфатларын күрсәтә икәнлеге белән килештеләр.