Центральная библиотека им. Г. Тукая

Матурлык эзлим һәр күңелдә

Очрашып, танышып торыйк,

Без бит чит-ятлар түгел.

Моң иленнән илһам алып,

Мәңге  яшь калсын күңел,- дип Гөлчирә Ибәтуллинаның шигъри юлларына төрелеп «Әдәби кораб» Кызыл Чишмә бистәсенә юл тотты.

  Бүгенге пассажирларыбыз Р.Нәбиуллина, Ф.Сабирова, Г.Ибәтуллина, Н.Баязитова, В.Камалов һәм «Талир тәңкә» ансамбленең җырчы-гармунчысы К.Камалиев. Максатыбыз яшь буынга телебезнең матурлыгын, милләтебезнең тирән тамырын күрсәтеп, әби-бабаларыбыз батырлыгын җиткерү, горурлык хисләре уяту.«Матурлык эзлим һәр күңелдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу барышында сорауларга җавап биреп, тирән эчтәлекле шигырьләр укып, җыр-моңнар дулкынында тирбәлдек. Очрашу һәркем күңелендә җылы, матур хисләр уятты.Киләчәктә балалар үз иҗатларын тәкъдим итәрләр әле дигән изге максатлар куеп, «Әдәбият кораб»ы кайтыр юлга чыкты.

  Шигърият корабы йөзә

  Авыллардан авылга.

Безнең теләк, сезнең теләк

Телне саклап калырга.