Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ирләр булыйк!

Ел саен 19нчы ноябрь дөньяда Халыкара ир-атлар көне буларак билгеләп үтелә. Халыкара ирләр көненең максаты – гаиләдә һәм балалар тәрбияләүдә ирләрнең роле никадәр зур, мөһим булуына игътибар иттерү, ир-атларның сәламәтлеген, рухи тотрыклылыгын саклауга басым ясау.
Бүгенге "Ирләр булыйк!" дип аталган кичәдә иң көчле затларыбызга багышланган шигырьләр укылды, мәкаль-әйтемнәр искә төшерелде, такмаклар, җырлар җырланды.
Шулай ук әдәби-музыкаль кичәбездә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары Нәфисә Баязитова, Роза Шәехова һәм әле яңа гына берләшмәгә йөри башлаган Мөнҗия Хәлимова катнашып, үзләренең шигъри тәлгәшләрен бүләк иттеләр. Кичәдә катнашучы һәркем рухи азык алып, рәхәтләнеп ял итте.