Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җырланмый калган җыр

  1нче ноябрьдә шагыйрь, хикәяче, публицист Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррисов тууына 100 ел. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә әдипнең тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган «Җырланмый калган җыр» дип исемләнгән  виртуаль күргәзмә эшләнде, викторина сораулары, кроссворд әзерләнде. Әдибебез белән кызыксынучы дусларыбызны китапханәбездә көтеп калабыз.