Центральная библиотека им. Г. Тукая

Икмәк, ипи, ипекәй

Яшәү чыганагы - Кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

     Икмәк! Шулай дип авыз тутырып әйттең исә, тәмле исе белән борыннарны кытыклап, өсте алтынга манылган сыман сап-сары, күпереп пешкән ипи күз алдына килә. Ә икмәкнең табынга килгәнче нинди юллар үткәнен, безнең өстәлләребезгә килеп җиткәнче  игенчеләрнең никадәр  тир түгүе, хезмәт куюы турында  уйланабызмы  икән? Бүген  Г.Тукай  исемендәге үзәк китапханәдә эшләп килүче “Яшьлегем  чишмәләре” аралашу клубы әгъзалары белән нәкъ менә шул турыда сөйләштек. “Икмәк, ипи, ипекәй” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә күренекле шагыйрьләрнең икмәккә багышланган шигырьләре,  җырлары   яңгырады, татар халык авыз иҗаты әсәрләре  искә төшерелде. Олы буын вәкилләре үзләре әдәбиятка, сәнгатькә, гашыйклар. Хәлимова Мөнҗия апа үзе иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим итте.  Төрле кызыклы уеннар, биюләр белән аралашып  барган очрашу һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр генә калдыргандыр диеп ышанасы килә.