Центральная библиотека им. Г. Тукая

Иң тәмле һөнәр

Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы, дип юкка гына җырламыйлар шул. «Иң тәмле һөнәр» дип исемләнгән әдәби карусель барышында «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр моңа тагын бер кат инандылар. Әдәби табышмакларга, мәкаль-әйтемнәргә карата сорауларга тиз җавап табучылар татар халкының сые – өчпочмакка ия булдылар. «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучысы Рәмзия Вәлиева шигырьләре исә беркемне дә битараф калдырмады. Автор әни пешергән тәмле сыйлар белән сыйлады, әле балачак, яшьлек эзләре калган әрәмәлеккә алып төште, әле әтиләрнең ипле, кырыс күзләре белән очраштырды. Кәүсәр Камалиевның моңлы җырлары белән төрелеп, шигъри хисләр белән уралып, белем өлкәсендә сыналып узган кичә ял итүчеләрнең йөрәкләренә шифа, күңелләренә рәхәтлек хисләре өстәде. Актаныш якларында үскән алмалардан как, майда пешкән коймаклар белән сыйланып узган әдәби карусель һәркемнең кәефен күтәрә алды.