Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яхшы пешекче табибка тиң

     Белгәнебезчә, 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы итеп билгеләнде. Шул уңайдан бүген Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, студентларда сайлап алган пешекче һөнәренә мәхәббәт һәм яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, «Яхшы пешекче табибка тиң» дип аталган кулинар бәйге үтте. Әлеге чараның үзенчәлеге шунда ки, «Түбән Кама гүзәле» конкурсында катнашучы китапханәбез хезмәткәре, бүгенге кичәне алып баручы – Гөлназ Шалафаеваны бәяләр өчен «Ковер» яшьләр үзәгеннән оештыручы Диана Ахунова килгән иде. Ә инде кулинар бәйгедә Күп профильле көллиятенең пешекче һөнәрен сайлаган 2 нче курс студентлары «Өй эше», «Гаҗәеп бизәлеш», «Көлгенә», «Бигрәк тәмле бәрәңге», «Дуслык», «Милли ашлар» дип аталган этапларда ярышып, табышмакларны чишеп, мәкаль-әйтемнәрне дәвам итеп, үзләренең белем һәм осталыкларын уен формасында тикшерделәр. «Яхшы пешекче табибка тиң» бәйгесе катнашучыларга да, җанатарларга да – гомумән, килгән кунакларга бик ошады.