Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җаным матур хисләр белән тулы

     Урамда көзге вак яңгыр сибәли. Тик әлеге тамчылар «Әдәби кораб» кузгалуга комачауламый. Бүген юлыбыз Трудовой бистәсенә таба юл алды. Шигъри җанлы бистә халкы якты йөз белән каршылады безне. «Җаным матур хисләр белән тулы» әдәби-музыкаль кичә каләм тибрәтүче китапханә укучылары иҗаты белән башланып китте. «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучылары Рәсимә Нәбиуллина, Фәнүзә Сабирова, Никифор Тукмачев, Рәфыйк Әхмәдиев, Галимҗан Нәбиуллин иҗатлары дулкынында тирбәлеп, Никифор аганың моңлы көйләренә төрелеп, күңелләр рәхәтлек нурында коенды. Көннең бераз елап, сыкрап торуы да кәефне төшерә алмады. Очрашуга килгән һәр кеше күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф алып, шигърият дулкынында йөзде.