Центральная библиотека им. Г. Тукая

Үткән гомерем - бер мизгел

Сезнең тормыш юлы — матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә олы буын вәкилләре өчен эшләп килүче “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубы әгъзаларын бәйрәм белән котлап «Үткән гомерем – бер мизгел» дип аталган әдәби-музыкаль кичә оештырылды.Кичәдә Гаделшина Дамира, Галәвиева Гөлсирин үзләре иҗат иткән шигырьләрен бүләк иттеләр.Өлкәннәргә багышланып язылган шигырьләр, җырлар, уен-көлке, биюләр белән аралашып барган бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.Үзара аралашып, хәл-әхвәл сорашып, тормыш яңалыклары белән танышып рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар.