Центральная библиотека им. Г. Тукая

Безнең гомер байлык ләбаса

Авырлыкларны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!

     Әйе, бер җылы сүз мең бәладан коткара. Яхшы сүзгә, матур иҗатка, моңлы көйләргә уралган «Безнең гомер байлык ләбаса» әдәби-музыкаль кичәсе «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләрне әле көлдерде, әле уйлатты, әле яшьлегенә кайтарды, балачагы калган туган ягын искә төшерде. Тамашачылар Мирзанур Шәймурзин язган шигырьләр кочагында ял итеп рухи җан азыгы алдылар. Кәүсәр Камалиев башкаруындагы татар халык моңнарына кушылып, җырлап-биеп узган очрашуны шигъри табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр тагын да баетты. Кичәгә килгән һәрбер тамашачы бик тә канәгать булып, киләчәктә дә очрашулар көтеп калуын белдерде.